Тэтимол 2015

АЧЫ-У «киснуть, закисать» < гом. төрки āчы- (башк. асы-, нуг., каз., к.-калп. ашы-, ашчы-), төркм. āҗы- < бор. төрки *агчы «ачу; әрнү» бор. ағ «ачы, агу» (к. Ачу ) сүзенә фигыль ясагыч -чы//-че кушымчасы ялганып ясалган (чаг. күп – күпче-, кыр – кырчы-, үр – үрче- һ.б.).

Бор. ачы- фигыленең исемләшкән фигыль формасы ачу (кинә), к. ш. ук тат. < чыгт. ачуташ > чув. ачăлташ id. (Федотов I: 74).

Ачы- нигезенең *ағчы- яңгырашыннан килеп чыкканлыгын ачы «яндыра торган тәм тур.» < гом. төрки ачы, ачығ < үзб., уйг., тат. диал. аччы, ачгыг (себ. аццығ) id. сүзенең тат. диал. айчы варианты да дәлилләп тора (димәк, -чы алдыннан бер аваз булган). К. ш. ук чув. йÿçĕ «әче» һәм йÿç- «әче-ү». Бу сүзләр тат. палаталь вариантлар әче- һәм әче (~ башк. әче- һәм әсе) ~ госм., чыгт., куман. äкши- < *äкчи-, äкши < *äкчи сүзләре линиясе белән бәйле булса кирәк (-чы//-че фигыль ясагыч аффиксның -шы//-ше вариантына күчүе төрки телләрдә еш күзәтелә, к. кр.-тат. кыршы- < кырчы, тыкшын- < тыкчын- һ.б.).

Дерив.: ачыт-у; ачыткы, ачыткыч; к. Ачын-у.



Предыдущая статья            Следующая статья