Тэтимол 2015

АЧЧЫ, себ. (ЗДС: 66–67) аццы, аццығ, миш. ацы, ачы «слишком; беда, проблема» ~ добр. accı, acı [аҗы] «авыру, сызлау; актуаль проблема һ.б.ш.»; төр. телендә acı, acık, acıcık «проблема» мәгънәсендә бик активлаштырылган һәм шуннан яңа сүзләр ясалган: acısında «турында, мәсьәләсендә» һ.б.

Бу аччы – ачы сүзенең борынгырак яңгырашы, ихтимал, *аччы- «ачулы булып китү» сүзеннәндер. К. түбәндәгеләрне.



Предыдущая статья            Следующая статья