Тэтимол 2015

АЧУТАШ, диал. ачылташ ~ чув. ачăлташ, удм. ачылташ, мар. анзылташ «квасцы» < бор. *ачығ таш, *ачығлы таш: ачығ монда «тозлак» (к. Әче ) сүзеннән. Ачуташ тире иеләү измәсен ясау өчен кулланылган. Гомумән, ачуташ (фонетик йөзеннән үк күренгәнчә) тат. теленә уйг. группасы телләреннән кергән (чыгт. ачуташ), ләкин бу телләрдә хәзер фиксацияләнми диярлек. Бу сүз атаклы Болгар күнчелеген башлап җибәрүчеләр Урта Азия әһелләре булганлыгына дәлил. К. Федотов I: 74–75.



Предыдущая статья            Следующая статья