Тэтимол 2015

АЧ-У I, диал. ац-, әч- «открывать; открыть» < гом. кыпч. ач (нуг., каз., к.-калп., шор. аш-, башк. ас-) id., чув. оç- > уç-, як. ас- id., бор. төрки (ДТС: 3–4) аč- «ачу, сибү, тарату, чишү, юл салу, яулап алу; аеру».

Ач- продуктив нигез: ачкыч, ачыш, к. Ача, Ачык-у. Räsänen 1969: 3; Федотов II: 292–293 (шунда бор. фин-угор тамырлары белән чагыштыру да китерелә); ЭСТЯ I: 209–210.



Предыдущая статья            Следующая статья