Тэтимол 2015

АЧАТАЙ «двуног; ножницы (в фигуральном значении)» ~ башк. асатай < ачатай < ачлатай id. ← ачаан «артмак, курҗын (ике яклы куш капчык һ.б.)», ш. ук «ыңгырчак төре». Ача тамыры бар. *ач-, *ачы- «йөкче терлек аркасына төяү, кушлап салу» сүзеннән килсә кирәк. К. рус. диал. (Аникин: 103) ачан < монг. ачаан «атка артылган тулы комплект йөк» һ.б. Монг. ацан «айры (ике япьле) сәнәк», ацантай «икелекле» һ.б. (шуларга иш күп сүзләр бар).



Предыдущая статья            Следующая статья