Тэтимол 2015

АЧА диал. «развилка, развилина» ~ кырг., уйг. ача id. һәм «бот арасы», үзб. (ЎХШЛ: 22) ача «ике мөгез арасы; маңгай, ми», башк., бур. аса, каз., к.-калп. аша «аеры; ача; бүленеш» ~ бор. монг. аčar < *alčar (к. нан. алчар «ике ботак арасы», к. ССТМЯ I: 53–54). Ача сүзен Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 209–210) ач-у белән бәйли. Чыннан да, тат. диал. (Тумашева 1992: 33) ацак «билге, (чатлы) сызык» < ач-а қ < *алч-ак булса, бу дөрес тә. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья