Тэтимол 2015

АЧ «голодный» < гом. төрки аач (башк. ас, нуг., каз., к.-калп., тув. аш) «ач; арык» һәм сирәгрәк, аач- «ачыгу» (тат. ачык-у «ачыгу» үзе ач- фигыленең интенсивлык формасы); к. чув. выç, выçă «ач» һәм выç- «ачыгу», мар. вусы «ач (башак)», вусын- (вуснаш-) «ачыну, ач булу, ач тору»: чув. һәм мар. яңгырашлары бор. *awыч < *ағыч (исем) һәм *awыч- < *ағчы- (фигыль) нигезләрен тәнәйтергә мөмкинлек бирә (к. ш. ук карагас. aiш «ач», Радлов I: 58); боларның тамыры монг. телендә сакланган ағ//эг «ачы, тозлы» (шуннан ук к. Ачу, Әгерҗе ~ Игәрче) тамырыннан (бу тамырны һинд-евр. *ек//ак//ок «үткен кырлы» тамыры белән чагыштырып карарга була).

Аг//агч нигезеннән ачы- (агчы- ?) фигыле ясалган, к. Ач-у II, Ачы-у.

Дерив.: ачлык (к. Тимергалин: 42–44, энциклопедик аңлатма); ачарбак < ачәрвах – мифологик рух, догасыз үлгән кеше рухы. К. Ачкернә.



Предыдущая статья            Следующая статья