Тэтимол 2015

АХМАК «глупец; дурак» > чув. ухмак < охмах ~ мар. окмак < акмак < гом. кыпч. ахмақ, ақмақ < гар. äхмäқ id. (хмқ «ахмак булу») сүзеннән исәпләнә. Ләкин чаг. бор. төрки uŋamuq «ахмак» (ДТС: 612), хак. аңмах «ачыгавыз, ахмак» ← аңмай- «авыз ачу, ачыгавыз булу» ~ (тат. диал. әңмәй «ачыгавыз, аңгыра» (к. ДС I: 253), тув., алт. аамай «ачыгавыз» һ.б. тунг.-маньч. аңма «ачыгавыз»; аңма- «авыз ачу» һ.б. (к. Аңгыра) . Гар. сүзләре үзләре төрки телләрдән булырга мөмкин. Федотов II: 297.



Предыдущая статья            Следующая статья