Тэтимол 2015

АУЛАК [аºwлақ] «укромное место, посиделки» > мар. аулак, олак > чув. олак, улах, удм. аулак < гом. кыпч. аулак < гом. төрки ағлақ id. тәүдә «киек үрчесен өчен буш куелган, кешесез калдырылган җирләр» мәгъ. булган (к. А у). Бу мәгънә тат. әд. телендә дә бар: Патшаның аулагы булган бу урманга ни эшләп килдең («Кәлилә вә Димнә»). Соңыннан аулак «ерак җир» мәгънәсен алган, к. кырг. оолак «ерак», оола- «ерагаю, олагу», Катанов сүзлегендәге тат. диал. аулан- «(ерагаеп) ялгыз калу» һәм аулат- «ялгыз калдыру» сүзләре икенчел; монг., тунг. агы «ерак, буш» (шуннан аглах, аглага, аглан «ерак җир, кола ялан, ачык дала» >> тат. аклан) шул ук аг «ау» тамырыннан булырга тиеш (әлбәттә, монда контаминация күренешләре дә бардыр).

К. Räsänen 1969: 8; ЭСТЯ I: 62–63, 152–153; Федотов II: 275.



Предыдущая статья            Следующая статья