Тэтимол 2015

АУ[аºw] «охота (на животных)»; «большие сети (для ловли зверей и рыб)» > мар., удм. ау id. < гом. кыпч. ау [aw], гом. төрки āб, āв, āг, аң, ың «ау, ау шәе (объекты) һәм ау коралы» (һәр телдә үзенчәлекле комбинация һәм мәгънәләрдә), өстәвенә аң//ан «болан, киек», кушымча буларак хайван атамаларын ясый: көзән, куян, чаян һ.б. (ләкин болан, колан, әрлән һ.б.ш. сүзләрдә ан//ән түгел, -лаң//-ләң кушымчасы бар дип карала). Чаг. ш. ук монг. аба «ау, аулау», к. Абала-у.

Ау төрки-монгол халыклары тормышында гаять зур роль уйнаган һәм ул бик тә оешкан төстә башкарылган: зур мәйданнар (абрау җирләр) киекләр үрчесенгә калдырылган – аларның чикләре сакланган һәм ау бөтен хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән вакытта гына вә бергәләп башкарылган. Ау кагыйдәләрен бозучылар җәзага тартылган (гадәттә аларны буралы көпкәгә япканнар һәм ата-аналары карамагына калдырганнар). К. Анисимов. 1969: 15–20. Будагов I: 60, 105; ЭСТЯ I: 62–65, 152.

Дерив.: аула-у (шуннан аулан-у, аулаш-у, аулат-у ); аучы, аучылык.



Предыдущая статья            Следующая статья