Тэтимол 2015

АТЫ-ЮЛЫ: аты-юлы белән хурлау, сүгү «сильно поносить, ругать во всю». Бор. маҗара эзләүче батырлар очрашканда бер-берсенең хөрмәтле исемен – атын һәм юлын – максатын сораганнар, аннары каршыдашның атын һәм юлын хурлап, аны үртәгәннәр, ярсытканнар; шуннан соң сугыша башлаганнар (бу гадәт һуннардан Европага да кергән). Атың-юлың кем дигән сорау формуласы себер төркиләре эпосында күп тапкырлар кабатлана.



Предыдущая статья            Следующая статья