Тэтимол 2015

АТЫ диал. «мутовка; посуда для сбивания масла» ~ чыгт. ати, атиғ id. (Радлов I: 462) ~ як. ытык id. ниндидер фигыльдән ясалган сүз (чаг. ат-у).

Аты сүзенең үзеннән бигрәк аның дериватлары билгеле: 1) сөйл. (май) атла-у < атыла-у > атала-у «май чыгару өчен каймакны болгату» шуннан атлан (< атылаган) яисә аталама май «сөт мае», атлавык, атлавыч (< атылавык, атылавыч) «гөбе пешкәге» (ДС II: 41); 2) диал. (себ. һ.б.) атала, әтәлә «боламык» < аталау < *атылагу һ.б. Атавыч, аталавыч (ТТДС I: 52) «аты». К. Әтәлә.



Предыдущая статья            Следующая статья