Тэтимол 2015

АТСЫЗ: атсыз бармак «мизинец; безымянный палец» ← ат «исем, атама». Гомумән, атсыз сүзе элек-электән төрле мәгънәләрдә киң кулланылып килгән, к. себ. (МНМ I: 124) атсыс «шайтан» ~ удм. атсыз (< тат.) «шүрәле», миш. (ТТДС I: 54) атсыз «кандала», «кызу чире» һ.б. Күрәсең, атсыз сүзе табу йоласы буенча исемен әйтергә ярамаган нәрсәләрне (атап әйтсәң – үзе килә) атау өчен кулланылган.



Предыдущая статья            Следующая статья