Тэтимол 2015

АТНА, диал. (ТТДС I: 548) әтнә «неделя; пятница» < уйг. одина, адинә, үзб. диал. (ЎХШЛ: 14), аз. адына < бор. төрки (ДТС: 11) adïna «җомга» < фар. адинä < бор. фар. (Харәзем) fadena «бишенче көн» (fade «биш») сүзеннән дип исәпләнә. Бор. Харәзем атнасы биш көнлек булган һәм моның эзләре тат. (гом. көнб. кыпч.) мәҗүси атна көннәре атамаларында (баш көн, буш көн, кан көн, атланган көн, атна көн) чагыла; яңа – җиде көнлек атна белән иске атна арасындагы аерма – шимбә – атнарас (атна арасы) көн дип, ә якшәмбе урыс атнасы дип аталу, шулай ук җомга көнне «кече атна» дип атаулар (к. ТТДС I: 53–54, 456) элекке бишкөнлек атна соңгы заманнарга кадәр гамәлдә булганлыгын күрсәтә.

Атна < одна < адына сүзе төрле телләрдә күп фонетик вариантлы һәм бу вариантлар күрше вә кардәш телләрдә дә күренә: башк. аҙна, «Сираҗел-Қолуб» телендә (Наджиб 1989: 173) аҙинā, Әбү Хәйян сүзлегендә айна (Мухамедова 1973: 57), төркм. анна; чув. ерне < болг. *әрнә, *арнә > мар., удм. арня, äрнä «җомга; якшәмбе; ял көне; атна» ~ көрд. arna «атна». Болг.-чув. һәм көрд вариантлары аеруча кызыксыну уята: әгәр алар үзара баглы булсалар, каян таралганнар?

Хәз. төрки телләрдә атна сүзе киң таралмаган. Тат., башк., нуг. сөйләшләрендә «атна» мәгънәсендә йома, җŏма, җума «җомга», иске яз. тат. телендә (шулай ук үзб. һ.б. Урта Азия телләрендә) һәфтә (фар. һäфтä) «атна, җидекөнлек» сүзе кулланыла. Кайбер Төньяк Кавказ кыпчак сөйләшләрендә хәтта бэрэскэ < грек. παρασκευή сүзе дә «атна» һәм «җомга көн» мәгъ. очрый (Бәрәскә дигән татар авыллары да бар!).

Җиде көнлек атна бор. заманнардан бирле билгеле җиде планетага тәкълидидән килеп чыккан. К. Бируни 1995: 207–213; Тимергалин: 38–40 (атна көннәре тур.)



Предыдущая статья            Следующая статья