Тэтимол 2015

АТЛА-У «шагать», диал. (Akb: 56) atla- «перешагнуть» < гом. кыпч. атла- (каз., кырг. атта-) id., ш. ук «ашыгу, кабалану» бор. төрки *ат- (госм. ад-, чув. от- > ут-, төркм. әәт-) «атлау» тамырыннан, бу тамыр сүз исә *агылт- яңгырашыннан булса кирәк, к. тат. диал. (Арсланов 1988: 70) awыт «адым», awытла- «атлау» һәм к. монг. алд «адым (озынлыгы)»; бор. *агылт > *awылт > *алт «адым» – «атлау» (исем-фигыль синкретизмы) сүзеннән бер яктан алтым > адым, икенче яктан алтла- > атла- сүзе килеп чыккан. Чаг. ш. ук төркм. әдим әд- «адым атлау», әтле- «атлау».

Әмма бу фараз гына. Адым һәм атла-у сүзләренең тамырдашлыгы шиксез булса да, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклыйсы бар. Чув. ут- < от- < болг. *ат- тур. Федотов I: 293.

Дерив.: атлат-у; атлам. К. Атлама.



Предыдущая статья            Следующая статья