Тэтимол 2015

АТА «отец» < гом. төрки ата, куман. атта (> тат. әттә) «ата», кайбер телләрдә «дәвәти, бабай» типологик ата//аса тамырыннан (Зифельд-Симумяги: 122–124; Покровская: 25–29; Номинханов 1958: 42–44; ЭСТЯ I: 200–201; Рамазанова 1991: 161–166). Тат. телендә ата нигезе бик күп фономорфологик дериватлар биргән, атай (вокатив), атакай, атакаем (ымлык), атач > әтәч (к. Әти ), атыш < атайыш «фамилия» (ДС II: 22), к. ш. ук Әти. Atta «ата» һинд.-евр. телләрендә киң таралган, к. Kluge: 69. Тарихи дериватлар тур. Будагов I: 8–9. К. Аталык.

Ата һәм аның фономорфологик дериватлары күрше фин-угор телләренә дә кергән, к. ДАУ III: 235–258.



Предыдущая статья            Следующая статья