АСТАР «подкладка, подстилка» < фар. āстäр id. ~ санск. āstara id. һинд-евр. *star-, ster- «җәю» тамырыннан (шуннан ук рус. стелить, стол һ.б.). Будагов I: 40. Мар. астар «кыек шикмәсенә китә торган сыйфатсыз такта» татарчада да шундый мәгънә булганлыгын күрсәтә. Гомумән, астар күп төрки телләрдә очрый. Дерив.: астарлы, астарлык; астарла-у (һәм аның юн. формалары) һ.б. |