Тэтимол 2015

АСРА-У, асыра-у «воспитывать, содержать; кормить, питать; разводить (скот); рожать» < гом. кыпч., чыгт. асра-, асыра-; себ. (брб.), алт., хак., тув. азыра- «асрау», к.-балк. асыра- id., ш. ук «җирләү, күмү», ә маньч. асара- «асрау, саклау; мәетне өйдә саклау» (к. ССТМЯ I: 54) – бу мисаллар сүзнең төп мәгъ. «(үзеңдә) саклау, яшерү» булганлыгын күрсәтә (к. ш. ук Ясәвидә: Илаһи, шәрри шәйтандан сән асра). Гомумән, асра- тюркологиядә иң бәхәсле сүзләрнең берсе. Ул, шиксез, монг. асара, асра- «асрау, яклау» сүзе белән гомоген. Бор. төрки телләрдә асра- теркәлмәгән, шуннан чыгып булса кирәк, Рясянен (Räsänen 1969: 29) асра-, асыра- сүзен монголчадан алынган ди. Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 193–194) монг. сүзе үзе төрки телләрдән дип бара, аныңча, асра- < асыра- бор. асыгра- «файда китерү» сүзеннән (к. Асу ). М.Р. Федотов (II: 292) чув. усра- < осра- < асра- сүзен гом. төрки аш, ас «аш» сүзеннән дип бара һ.б.

Безнеңчә, бу сүзнең таралуына монг. телләре күп өлеш керткән, ләкин ул төп төрки сүз, к. уйг. (Радлов I: 896) äзiргä- «саклау, яклау» < *азырга-, бор. *азы- (шуннан азығ > азық) «запас ясау, запас җыю» сүзенең дәвамлы интенсивлык формасы, чаг. ачы-у → ачырга-у, кат-у →катырга-у, сөй-ү → сөяркә-ү һ.б.ш.

Дерив.: асрал-у, асран-у «ничек тә яшәп тору», диал. «бала табу», асрат-у; асрама (асрамага бирү, мәс., баланы); асранты (асранты бала).



Предыдущая статья            Следующая статья