Тэтимол 2015

АСЛАМ «торговля наездом», аслам, асытлама «барыш, процент» > мар. аслам, ослам, ашлам, ашлäм, чув. ослам > услам, удм. услом, манси. ослым < гом. кыпч. аслам, астлам < асылам, асылама «сәүдә табышы; вак сәүдә» (к. Радлов I: 547; Räsänen 1920: 171); бу сүзнең бор. кыпч. astelan (СС), astılan формасы тат. диал. ашыт, асыт «файда» сүзеннән ясалган (бу сүз исә асы, асу «сәүдә табышы» нигезенең бор. күп. формасы булса кирәк). К. Асу.

Аслам ~ ашлам сүзе бигрәк тә мари телендә күп мәгънәле «файда, табыш; түләүсез ярдәм; өмә; процентлар» (Упымарий: 28, 30, Саваткова: 12). Аслам сүзен асыл мал (Җ. Вәлиди) яисә асылмалы (асламчыларның кәрзин «асып» йөрүеннән) дип аңлатучылар бу сүзнең бор. һәм кардәш вә күрше телләрдәге мәгънәләрен исәпкә алмыйлар.

Аслам сүзе Алтын Урда чорында актуальләшкән булса кирәк. Будагов I: 55; Räsänen 1969: 29; Ахметьянов 1989: 103; Федотов II: 291.

Дерив.: асламчы, асламчылык.



Предыдущая статья            Следующая статья