АСАБА, гасаба тар. «вотчинник, хозяин наследственных земель; круг наследников, человек, которому должен оставаться (или уже принадлежит) отцовский удел; наследство» > мар. (Исанбаев 1978: 15) асаба «хәлле кеше» < гар. ‘ас̣абä «төп хуҗа, варисларның иң беренчесе (гарәпләрдә – өлкәне)» – ‘с̣б «үзәк, үңәч, нервы» (чаг. тат. әд. гасаби «нервлы, үртәнгән») тамырыннан, к. Будагов I: 162–163 (энциклопедик аңлатма). Удм. асаба «гаилә башлыгы» < тат.; нуг., каз., кар. асаба «варис», к.-калп. диал. асаба «туйда төп персонажларның берсе» (ҚТДС I: 30), кырг. асаба «флаг, гаилә байрагы» һ.б. бу сүзнең күптән таралганлыгын күрсәтә. |