Тэтимол 2015

АС II«горностай» (лат. Mustela erminea), дөресрәге ак ас < гом. төрки ас, āс, бор. төрки az, as, aš арс, к. кырг. арыс чычкан «ас»; чув. йус < йос < йас «ас» < *айс < арс id. (чаг. чув. йал < айл «авыл», йуман < йоман < айман < әймән «имән» һ.б.). Арс нигезе уйг. арыс «кыргый, усал» сүзе белән бердәй булса кирәк. К. Асау.

Бор. сүзлекләрдә (Ибне Мүһәнна) ас, аш гар. әл-‘арс, әл-‘ирс «ак ас» сүзеннән дип аңлатыла (ак ас тиресе бик кыйммәтле саналган – шуннан монархлар һәм кәләшләр туны тегелгән), ләкин Севортян (I: 191–192) моны кире кага. Чаг. әмма, гар. ‘арус, ‘аруси «ас» һәм «кәләш», ә төр. gelincik «кәләш, киленчәк» һәм «ас, ләтчә» мәгъ. йөри. Ас кышын «туй» вакытында ап-ак булып йөри һәм матур кылана – уенчак була, русча да матур кәләшләрне горностаюшка дип атаганнар (әйтмәкче, рус. горностай сүзенең ачык-аян этимологиясе юк, ул төр. kurnaz «шаян, уйнак, елгыр-елдам» сүзенә тамырдаш түгелме икән әле?). Кыскасы, без ас < арс гар.-фар. ‘арус ~ ‘аруси «кәләш» сүзеннән булуы ихтимал дигән фикердә калабыз.



Предыдущая статья            Следующая статья