АС   I,  иск., кит. аст  «низ» < гом. төрки аст (татарлар гарәп хәрефләре белән язган чорларда һәрвакыт аст дип язылган; угыз телләрендә сирәк кулланыла – аларда бу мәгънәдә алт) < бор. *асны ← асын  (чаг. Алын ). Борынгы ас  «төшерү; төшелгән җир» исем-фигыль синкретик тамырыннан. К. Ал III, Астыртын, Ас-у.   Дерив.: аскы; аслык  һ.б.  |