Тэтимол 2015

АРЫШ II«рожь» ~ чув. ыраш, мар. уржа, ружа, рыжа (Иванов-Тужаров: 249), морд. розь, коми. рудзёг, ǯizeg, удм. зег (җёг) < бор. перм. *ruǯә ~ rоǯә (КЭСК: 245).

Бүтән төрки телләрдәге арыш «арыш» тат. теленнән (чөнки татарлар элек-электән арыш иккән иң ишле төрки халык): каз., алт. арыш > хак. арыс һ.б. шундыйлар.

Мәзкүр мисаллар, мордвачаны исәпкә алмаганда, берсе дә турыдан-туры рус теленнән алынмаган – алар ниндидер бүтән һинд-евр. теленнән килә. Һәм аларның чыганагы уртак: барлык Идел-Урал телләрендә дә арыш анасы (чув. ыраш амăшĕ, мар. уржа ава, уржава, удм. җеганай), арыш атасы мифологик образлары һәм арыш урагы төшенчәсе бар (чув. ыраш çурли ~ мар. уржа счарла id.). Һинд-евр. дигәннән, балт-слав. телләреннән тыш, бу тарихи сүз герм. телләрендә генә (ним. Roggen һ.б.) бар.

Рус теленнән булса, тат. рожь > эрүш булыр иде. Шуның өчен һ.б. сәбәпләргә күрә дә кайбер галимнәр тат. арыш сүзенең нәкъ рус теленнән алынганлыгына шикләнеп карыйлар. Рус. диал. аржаной «арыш (оны, икмәге тур.)» ← *аржа ~ мар. уржа ш. ук рожь белән турыдан-туры баглы түгел. Räsänen 1969: 26; Федотов I: 474; Ахметьянов 1989: 48–49; Гаффарова 2007: 89–95 (тәфсилле); Тимергалин: 34.



Предыдущая статья            Следующая статья