Тэтимол 2015

АРЫСЛАН «лев» > чув., мар. һ.б. арăслан, услан < гом. төрки арыслан, арслан, монг. арсалаң id. < арсыл лаң «җирән киек» булса кирәк: бор. уйг. арсыл, бор. төрки (ДТС: 55) arsal «кызгылт җирән» (ар «җирән», -сыл, -sal кушымча, -лаң кытайча «киек, кыргый хайван» яки бор. төркичә *ли аң: ли кыт. «арыслан», аң «җәнлек-җанвар»). Турыдан-туры арсыл (арсал)аң булырга да бик мөмкин, чаг. алт. арсыл (арсыл ajу) «арыслан» (Радлов I: 327).

Бор. төркиләр арысланнарның үзләрен күрмәгәннәр, белмәгәннәр. Кытай сурәтләрендә арыслан кызгылт җирән төстә булган. Һәм кытайча сурәттә ул аюга да охшаган.

Рус. Еруслан > Руслан «арыслан» дип әйтү бик үк дөрес түгел: Еруслан бор. тат. мифик Уразлаң «бәхет хайваны» сүзеннән. К. Ураз. Ул «бәхет киеге» ничек гәүдәләндерелгәндер – әйтүе кыен.

Арыслан сүзенең бүтән этимологияләре ышандырырлык түгел. Федотов I: 56; Тимергалин: 33–34.



Предыдущая статья            Следующая статья