Тэтимол 2015

АРЫК «арык, оросительная канава» – гом. төрки арық, арқ «арык, канал, канау, елга тармагы; елга утравы; аерым урман», тат. диал. арык «тегермән буасыннын язгы суларны китәрү өчен канал (рус. вешняк)» > мар., удм. арық id. К. ш. ук чув. аркă < бор. төрки arqu, arγı, бор. монг. aruγu «арык, сугару каналы», үзб. диал. әриғ id. Электән үк кырг. айрық «агымсу тармагы» сүзе белән чагыштырыла һәм аер-у фигыленнән дип карала (Радлов I: 25–27, 269), к. ш. ук тат. диал., хак. айры, себ. тат. әйре «елга, инеш». Ләкин бу аңлатмада фонетик кыенлыклар бар (айрык > арык типик авыз күчешенә муафикъ түгел). Бу мәдәни терминга зур әдәбият багышланган (к. ЭСТЯ I: 187–189). Ихтимал, арык «айрык»тан түгел, аер- < аҙыр- фигыленең бор. тамыры *ar- (шуннан аҙ- > аз-) сүзеннән турыдан-туры ясалгандыр, чаг. чув. орах, урăх «аерым, бүтән, икенче».

Рус. ерик тур. к. Аникин: 202.



Предыдущая статья            Следующая статья