Тэтимол 2015

АРЫ-У Iдиал., сирәк «очиститься» < бор. төрки arı-, шор., хак. ары- «арыну, чиста булып китү». Бу бор. сүзнең хәзер юн. формалары гына актив кулланыла: арын-у һәм арыт-у > арт-у. К. Ару. ЭСТЯ I: 184–186.

Ары- фигыле формасы буенча бор. *ар (аар) «чиста, таза, саф (нәрсә)» сүзеннән (ар-ы- ). Бу сүзне һинд-ир. ariya «чиста (кавем)» белән чагыштырырга мөмкин. Шунысы да бар: бор. арығ «ару» сүзе физик чисталыкны гына түгел, рухи чисталыкны, изгелекне һ.б.ш. белдерә.

Ар тамырын арий лар белән чагыштыру тагын шуның белән куәтләнә: тат. тас «һәлак булган; хөрти, начар» < бор. һинд. дāса, дасью «арийлар тарафыннан коллыкка төшерелгән халык, шул халыктан булган кол-хезмәтче», чаг. ш. ук бор. төрки jaj- ~ һинд-ир. уау- «корбанга чалу», бор. төрки, уйг. ~ һинд-ир. ǯia «җәя» һ.б. К. Әри, Җәя, Зая, Тас II.



Предыдущая статья            Следующая статья