Тэтимол 2015

АРЧАН «вереск» < *арчаган «арчасыман (үсемлек)» булса кирәк. Монг. телләрендә аршан, арчан «хикмәтле, шифалы су; үлемсезлек суы; мәңге яшәтер су чыганагы» тур. күп риваятьләр йөри (к. МНМ I: 198; МНМ II: 271, 372 һ.б.). Андый риваятьләр төрки халыкларда да очрый һәм нарзан суы атамасы да арҗан < арчан вариантыннан килә. Арчан суы чыннан да бик шифалы, мәс., цинга, рахит кебек элекке чир-чурлардан бик тиз терелткән. Шуннан аның бу сыйфаты гиперболизацияләнгән. К. Артыш, Арча.



Предыдущая статья            Следующая статья