Тэтимол 2015

АРУЧА диал. «холостой, холостая» – ару сүзенең «җенси җәһәттән чиста, гыйффәтле» мәгънәсеннән, к. тат. диал. (ТТДС I: 47–48) ару «аталанмаган (йомырка)», арула-у «печтерү»; аруча бор. сүз, шуннан чув. уçа (усча), урсча, орсча «тол яки өйләнмәгән» ~ як. усса, уйса, урса «баласыз яки аз бала тапкан». Тат. диал. (ТТДС I: 48) арчала-у «иреннән аертып алу» < аручала-у.



Предыдущая статья            Следующая статья