Тэтимол 2015

АРУ I ºры̌w] «чистый; здоровый», «здорово, очень», «совсем»; «целебный» (к. мәкаль: Бал – ару, җитмеш җиде чиргә дару), диал. (крш.) «святой» (арулар белән изгеләр «святые и священные»), «хороший» > мар., удм. ару «әйбәт, исән-сау» < гом. кыпч.: кар., каз., к.-калп ару, аруw, кырг., алт. аруу «матур, затлы, ару», нуг., тат. диал. (әстр., Арсланов 1988: 73) әрү, әреw, к.-балк., ком. ариw «матур, саф» (к. Ары-у I ). К. ш. ук төрки (угыз.) arı «чиста, ару», як. ыраас «ару», ырыт- «арыту, чистарту», монг. ариг «пөхтә».

Ару сүзенең Төньяк Кавказ телләрендәге гайре сингармоник варианты уйг. ариғ «ару» сүзеннән килсә кирәк – аның мәгънәсе дә «югары» – «гүзәл, затлы, асылзат». Чув. ырă «ару, изге» сүзе дә палаталь варианттан булуы ихтимал, к. мар. диал. (Иванов, Тужаров: 54, Саваткова: 35–36) ире, эре «чиста, сәрен».

Гомумән, тат. ару һәм чув. ырă сүзләре мәгънәви җәһәттән дә, морфологик җәһәттән үзара «корреспонденция» мөнәсәбәтендә: тат. арусыз (> удм. арсыз) ~ чув. *ырăсар (~ мар. ирсыр) «шапшак, пычрак» ~ бор. төрки (ДТС: 52) arïγsïz «пычрак, тәүфикъсыз, мәкруһ»; тат. арулан- ~ чув. ырăлан- «яхшыру»; тат. диал. аруын ~ чув. ыррăн «ягымлы»; тат. диал. (Тумашева 1992: 28) арула- «мактау, тәбрикләү» ~ чув. ырлав id. һ.б. Мар. телендә болг. һәм тат. вариантлар параллель (ләкин төрлерәк мәгъ.) кулланыла: ару ~ ире; арулан- ~ ирĕлäн; арулы- ~ ирĕлä-; арулык ~ ирĕлĕк һ.б. Бу параллелизмнар (чув. сүзләрен дә кертеп) кыпчак (тат.) – болг. телләренең тәэсирләшүе мари бердәмлеге заманнарыннан килгәнлегенә дәлил.

Төрле материаллардан күренгәчә, ару < арығ сүзе күп гасырлар элек үк «изге, рухи асылзат һ.б.ш.» мәгънәләрен белдергән һәм, күрәсең, билгеле бер иҗтимагый катлам билгесе булган. ЭСТЯ I: 184–186; Федотов II: 474–475; Ахметьянов 1989: 94–95.

Ару тат. теленең үзендә генә дә продуктив нигез: аруга > ару «бөтенләй; һәрвакыт; һич» (к. ТТДС I: 47–48), арулат-у «печтерү», арумы «исәнмесез», һ.б. к. Ардак, Арлау.



Предыдущая статья            Следующая статья