Тэтимол 2015

АРТЫШ «можжевельник» > мар., рус. артыш, чув. ортăш > уртăш, урттăш, орăш ~ алт., тув. артыш < уйг. ардыч, уйг., чыгт. артуч, ардуч, угыз. ардыч, ардыҗ < бор. төрки (ДТС: 57) artuč, artïz id. ← art- «чистарту, арыту» (ЭСТЯ I: 173–174). Асылда бу сүз арча (к.) белән уртак этимоннан булырга мөмкин. Räsänen 1969: 28; Федотов II: 288; Аникин: 98.

Артыш күп күрше телләргә кергән. Аның «популярлыгы» элекке заманнарда артыш агачы ярдәмендә төрле дәва чаралары – ырымнар һ.б. үткәрелүгә бәйле. Күп кенә якларда артыш (арча) бердәнбер ылыслы агач. Ылысларны төнәтү юлы белән елның теләгән бер фасылында витаминлы-шифалы эчемлек алып була. Артышны яндырып төтәсләү – котлау йоласы башкарганнар һ.б. (к. мәкаль: Артыш исеннән шайтан кача. Исәнбәт I: 525).

Дерив.: артышлы, артышлык; артышла-у; артышсыман (артышсыманнар) – ботаник термин. Себердәге Иртеш ~ Әртеш елга атамасы да бу сүзгә бәйле: к. фар. (Будагов I: 25–26) āрдūҗ, āрдиҗ «артыш». Бор. кимәк-кыпчаклар Иртеш суын изге, шифалы дип исәпләгәннәр. К. Идел.



Предыдущая статья            Следующая статья