Тэтимол 2015

АРТ-У II(Тумашева 1992: 27–28) «нагружать, навьючивать» ~ чув. урт- < орт- «баш-башын асылындырып элү» (Федотов II: 287) < гом. кыпч., алт., уйг., чыгт., хак., тув. арт-, угыз. аарт-, арт-, ард- «арту, хайван аркасына салу, асылындырып элү» (ЭСТЯ I: 180–181); В.В. Радлов (I: 306) арт I һәм арт II  не бер сүзнең төрле мәгъ. итеп карый. Э.В. Севортян аларны аера һәм арт «арт як» белән арт- фигылен гомоген дип карый; ләкин угыз аарт- яңгырашы бу бор. *аар- фигыленең йөкл. юн. түгелме икән фикергә этәрә. Гомумән, монда ачыклыйсы нәрсәләр шактый.

Арт- продуктив нигез: диал. (ТТДС I: 46) артыл-у «ташып чыгу», (Тумашева 1992: 28) «(тау, киртә) аша чыгу», арту «киртә» (чаг. кырг., тув. арт «тау үткеле»). К. Артмак, Артык.



Предыдущая статья            Следующая статья