Тэтимол 2015

АРТАК диал. «драчливый; артачливый (о лошади)» (к. җыр: Биек тауны менгән чакта атың артак булмасын; Аең-көнең уртак булсын – ярың уртак булмасын) < бор. уйг. artak, artaq «артак, бозылган; явыз, артык усал» ← arta- «начар холыклы булу (ат тур.), бозылу, черү» фигыленнән (Röhrborn I: 205–207). Бор. төрки сүзлектә (ДТС: 51–56) ardaq һәм artaq сүзләре тиңләштерелә, к. Ардак. Чаг. ш. ук як. атаах «артак (ат)», башк. (БТДҺ I: 26) арта-у «артык әчү, бозылу», артақ «җинаятьче». КБдә аты артақ «яман атлы» (кеше), арта- «бозу, аздыру»:

Йүрәксез кишиләр чэриг артатыр,

Чэриг артаса, эр эриг артатыр

ягъни «йөрәксез кешеләр чирүне – шеренганы боза, шеренга бозылса ирне ир (ягъни сугышчыны сугышчы) аздыра».

Бу тексттагы мәгънәдән чыгып, арта- фигыле аз- «азу» белән тамырдаш түгелме икән, дигән фикер туа.

Тат. артак сүзенә рус. артачиться «чыгымлау (ат тур.)» сүзе тоташа. Ахметьянов 1989: 76–77.



Предыдущая статья            Следующая статья