Тэтимол 2015

АРТ «задняя сторона, тыл» < гом. кыпч., чыгт., алт., угыз. арт, аарт, төр. ard ~ калм. ard id. ~ монг. ару, бур., тув. ара «арт; көнбатыш» (бор. тирмәләрнең ишеге көнчыгышка караган) – бор. ар «арт як» (к. Арка ) сүзе белән тамырдаш (к. ЭСТЯ I: 179–180). К. Арт-у II.

Арт продуктив нигез: арткары; артлы (берсе артлы берсе, аллы-артлы); артлык; артынча; артталык һ.б. (икенчел сүзләр бик күп), диал. (Тумашева 1992: 27) артлац (< артлач ) «аймылыш», (ТТДС I: 46) артла-у, артча.



Предыдущая статья            Следующая статья