Тэтимол 2015

АРПА «ячмень»; иск. озынлык үлчәү берәмлеге ≈ «3 миллиметра» ~ чув. орпа > урпа гом. кыпч. арпа, кырг., уйг., аз. һ.б. (Радлов I: 333–334) арпа, арфа, арба ~ бор. монг. arbai ~ чыгт. arpa id. (к. Поппе 1938: 104), хәз. монг. арбай, арвай (к. Номинханов 1975: 288) – электән бирле һинд-евр. albhi > ир. arbhi «арпа» сүзеннән дип хисаплана (Pokorny I: 29; ЭСТЯ I: 176–177). Төрки телләргә сугд теленнән кергән булса кирәк.

Арпа сүзенең «күз тирәсенә чыккан сызлавык» мәгъ. күп телләрдә очрый, к. рус. ячмень, ним. gerste, лат. hordeobus, бор. грек. krithe id. һ.б., к. Kluge: 349.

Арпа Көнб. Азия телләрендә һарпа элек-электән ат азыгы итеп кулланылган. Арпа бор. заманнардан бирле озынлык үлчәме буларак та билгеле: гарәп-төрек даирәсендә 3 арпа – 1 бармак, 24 бармак – 1 зираг (аршын), 3500 зираг – 1 мил, 3 мил – 1 фәрсәх, 3 фәрсәх – 1 бәрид, 3 бәрид – 1 буруд булган. Авырлык берәмлеге буларак 3 арпа – 1 грамм.

Төркиядә һәм элекке Госманлылар империясе илләрендә арпа «пенсия», арпалык, арпачай «хәрбиләргә пенсия урынына бирелгән җир, бакча». Арпачы – «иген сәүдәгәре», «арпа бөртекләре белән юраучы күрәзә», «пенсионер», «игенне басудан урлаучы карак» (чаг. тат. ындырчы id.) һ.б. мәгъ. кулланылган. Будагов I: 24; Тимергалин: 23; Гаффарова 2006: 76–79; 2007: 81–86.

Арпа продуктив нигез: арпалы, арпалык, парлы исем арпа-көрпә. К. Арпаган.



Предыдущая статья            Следующая статья