АРМАН диал. (Арсланов 1988: 71), себ. (Тумашева 1992: 38) әрман «заветное (неисполненное) желание» ~ уйг., чыгт. әрман, арман, каз., кырг. һ.б. арман, к.-балк. арман «үпкә» ~ фар. арман, äрман id., ш. ук «тәүбә» фар. сүзе дип уйланыла (Будагов I: 32), ләкин к. көрд. armanc id. төрки сүзгә охшый. К. ш. ук себ. әрмәч «борчылу, кайгы һ.б.» < *әрманыч id. Тат. әд. (ТТАС I: 69) арманда «арман» сүзе арманда калу тәгъбиреннән эллипсис булса кирәк. Төрки телләрдә арман сүзе бигрәк тә арманда калу «үтәлмәгән теләктә калу» һәм арманым калмады «барча теләкләрем үтәлде» тәгъбирләрендә очрый. |