Тэтимол 2015

АРМАЙ «надсмотрщик, бурмистр; староста», башк. «наказание розгами» (армай һуғыу «бить палками в наказание») > мар., удм. армай, чув. ормай > урмай «армай», ш. ук «туйда тәртип саклаучы», «суд карары буенча таяк яки камчы белән кыйнаучы; палач», рус. (Даль) армай «юлбасар; бүтәннәрне кыйнарга яратучы» – Идел-Урал регионы сүзе. Бик ихтимал, бу сүз мәҗүси мифологиядән киләдер. К. алт. алмай «явыз рухларны йорттан куучы рух» (к. Дьякова: 34–35). Албаң – әкият батырларының хезмәтчесе (Катанов 1888: 8), бор. монг. alban «дәүләт хезмәте; салым» ← alba- «мәҗбүр итү» (ихтимал, алып сүзе белән баглыдар). Никольский 1920: 118; Гордеев I: 147; Номинханов 1975: 94. К. Алман.

Н. Исәнбәт армай сүзен арымай, ягъни «туктаусыз хәрәкәттә булган кеше» дип аңлата. Халык этимологиясе. Монг. арбан (хәз. монг. арвн) «ун; ун башы» сүзе белән баглау да шикле.



Предыдущая статья            Следующая статья