Тэтимол 2015

АРКЫЛЫ, диал. (ЗДС: 53, 62 һ.б.) арткылый, арткырлы, арткыры, арткырылы, аткыры һ.б. «через; поперёк, благодаря (чему)», диал. «непослушный, несогласный» ~ башк., каз., к.-калп. арқалы, кырг. арқалуу, уйг. арқилиқ (< арқалық) «аркасында, йөкләп алу нәтиҗәсендә» ← арка; к. ш. ук башк., госм. һ.б. арқыры < уйг. арқыру, арқыра, бор. төрки (ДТС: 55) arquru «аркылы үтеп» (арқыр- < арқур- фигыленнән, к. Аркыл-у ); ш. ук иске тат. (Троянский I: 22) арткылы «аркылы»; чув. урлă < орлă ← болг. *аркыл-у? Гомумән, аркылы сүзе төрле тамырдаш сүзләрнең контаминациясе булса кирәк. Федотов II: 286 (аркылы сүзен аркыл-удан чыгара).

Аркылы продуктив нигез: аркылылык, аркылылан-у. К. Аркасында; Аркылаш.



Предыдущая статья            Следующая статья