Тэтимол 2015

АРКАУ[а ºрқаw] «уток ткани» < гом. кыпч. арқау, кырг. арқоо, үзб., уйг., бор. төрки (ДТС: 54) arqaγ > себ. тат. (ЗДС: 51–52), кырг. арқақ «аркау, аркаулык» ~ угыз. аргач id. Бор. арка-* «аркау ату; кат-кат урау» фигыленнән – бор. арға-, аргы- «бер юлдан килеп-китеп йөрү, киләп сару» фигыле белән бердәй булса кирәк, к. мар. äргä-, äркä- «аркау ату, пәрәвез кору» ~ тув. арғығ «бәйләм; үрмәк, тукыма» ← аргы «бәйләү, үрү, туку». К. Аргыш, Аркылы.

Аркау сүзенең арку варианты да бар. К. тув. арғығ «бәйләү; тегү, туку», арғы- «әрле-бирле йөрү», арық «кәрзин». Арка-, аркы, арга-, аргы- фигыле борынгы ар- «үрү, туку» сүзеннән булып чыга. Чаг. ш. ук төр. ardaç «аркау, аркаулык».



Предыдущая статья            Следующая статья