Тэтимол 2015

АРКАЛЫК «чересседельник» > мар. аргалык, аркалык (Гордеев I: 145), чув. орхалăх, урхалăх, рус. диал. аркалы´к id. (Фасмер I: 86; Аникин: 86) ~ гом. кыпч. арқалы қ id.

Рус. архалук, архалуг «арка җылыткан чапан» төр. яисә аз. телләреннән алынма (к. Юналеева 1982: 29–31).

Себ. тат. сөйләшләрендә арғалық, арқалық (к. Тумашева 1992: 27) «матча; өрлек», ш. ук «изге теләк (теләп калу)», арқалы, арғалы «тырыш» < уйг. арқалығ (хәз. әд. уйг. арқилиғ) «ярдәмчел». Федотов II: 288.



Предыдущая статья            Следующая статья