Тэтимол 2015

АРКАДА (арка сүзенең барча зат-тартым-сан формаларында) «благодаря, из-за (него, тебя, меня и т.п. во всех формах притяжательности – буквально «из-за тени»): aркa бу очракта бор. төрки, бор. монг. arqa «төньяк; күләгә; эз, нәтиҗә» мәгъ. килә. Чаг. иске тат. сайәсендә «аркасында» ← фар. сайә «күләгә»; к. ш. ук гом. тунг., монг. арға «мөмкинлек, чара; әмәл». Аркада, аркасында (һ.б.) барча кыпч., үзб. (орқасида), уйг. (арқисида) очрый. Удм. аркаын «аркасында» татарчадан ярымкалька. Севортян (ЭСТЯ I: 170–171, 174–175) арга «чара, сәбәп» һәм арка «сырт» сүзләрен аерым карый. Асылда аркада һ.б.ш. сүзләргә монг. һәм төрки сүзләрнең контаминациясе күзәтелә. Чаг. себ. (ЗДС: 50) аргалы «тырыш; чаралы», аргасыз «ялкау; чарасыз».



Предыдущая статья            Следующая статья