Тэтимол 2015

АРКА «спина» < гом. төрки арқа – бор. ар, *ару тамырына -ка кушымчасы ялганып ясалган (чаг. җилкә, умыртка, үпкә һ.б.), чаг. эвенк. һ.б. аркан «арка, җилкә», бор. монг. aru «арт, арка як; төньяк, күләгә» (ССТМЯ I: 51) – һичшиксез арт сүзе белән тамырдаш, ләкин арка < артка фаразлау дөрес булмас. К. Аркада, Аркадаш, Аркалык, Аркылы. ЭСТЯ I: 174–175; ССТМЯ I: 51.

Арка «тау сырты» тур. к. Мурзаев 1984: 55.



Предыдущая статья            Следующая статья