Тэтимол 2015

АРДАК, диал. арда «нега, балование; ухоженность; почёт, почести, уважение» > мар. *ардак (ардаксыз «тәрбиясез, әдәпсез», к. Гордеев I: 140, мар. Т. одокла- < ардакла- «азындыру; узындыру», к. Саваткова: 105) ~ чув. артак, башк. арҙақ, гом. кыпч., алт., уйг. ардақ, бур. ардаг «тәҗрибәсез, кыргый; шук; әбәләк», монг. арда, ардаг «асау (ат); иркә, тарханда үскән; тәҗрибәсез». ЭСТЯ I: 173; Рамазанова 2013: 188–189.

Рясянен һәм Севортян бу сүзне монг. теленнән диләр. Безнеңчә, бу фараз гына. Чув. иртех- «азыну; иркәләнү», иртен- «масаю» ← *ирте- < бор. тат. *ирдә- < *эрдә- < арда- «иркәләнеп, иркендә үсү» төрки телләрдә була торган фонетик үзгәрешләр фонын хәтерләтә. Бор. *арда-, шикләнмәскә мөмкин, бор. төрки (ДТС: 56) arta- «бозылу, рухан таркалу» (artaq «бозык, яман, юньсез») сүзеннән килә (-t- > -d- угыз телләрендә очрый, мәс., төркм. арты > арды һ.б.ш.). Диал. (ТТДС I: 43–45) ардаклау «чистарту, арындыру» сүзе себ. (Тумашева 1992: 28) артыкла-у < арытакла-у «чистарту» (← арыт-ык «арытылган») сүзенә охшаш.



Предыдущая статья            Следующая статья