Тэтимол 2015

АРГЫШ «аргиш, санный караван; свадебный поезд». Евразия очсыз-кырыйсыз, ә төгәлрәк әйткәндә, ун меңнәрчә чакрымга сузылган дала-чүлләрендә гомер кичергән төрки халыклар юл үтү, олау, почта хәлләрен заманында дөньяга барча халыклардан яхшырак белгәннәр. Бор. заманнарда ук дөньяның алдагы дәүләтләре аралашуның һәм йөк күчерүнең эстафеталы ысулын кулланганнар. Ун-унбиш чакрым йөгергән йөгерешчене, атлы-арбалыны билгеле бер төштә алмашчы көтеп торган. Алмашчы үз арасын йөгереп яисә чабып узгач, әйтәсе сүзне, тапшырасы хатны яисә йөкне икенче алмашчыга тапшырган... Шул ысул белән бор. хәбәр вә әйберне, бик ашыгыч булса, тәүлегенә бишәр йөз чакрым тизлек белән «җиренә җиткерә» алганнар.

Бор. төрки телдә шундый эстафетаның бер чират өлеше аркыш (к. ДТС: 54) дип аталган. Бу сүз тува телендә сакланган арқы-мак, арғы-мак – «барып кайту, арлы-бирле йөрү-чабу» фигыленнән ясалган. Башта бу фигыль, күрәсең, «тау сыртын ашу» мәгънәсендә булган (чапкыннарның алмашыну пунктлары тау сыртларында – алмашчы килгәнен күреп торырлык урыннарда куелган). Тат. аркыл-мак «билгеле бер бусагадан, киртәдән ашып үтү» фигыле дә шул бор. аркы-мактан килә. Сүз уңаенда әйтергә кирәк, арғымақ, арғамақ – «бик шәп гамәли чабыш аты» сүзе дә шуннан (ихтимал, ул тәүдә ашыгыч почта атын белдергәндер). Чаг. көрд., төр. диал. аргуш «куян».

Аркыш «эстафета» һәм «эстафетачы» мәгънәле сүз тиз арада күптөрле яңа мәгънәләр йөкләп алган. К.-балк. аргыш «олау». Алт., як. телләрендә аргыш, аргыс – «иптәш, юлдаш». Башк. сөйләшләрендә (БТДҺ: 24) аргыш – «киртәнең бер торыгы» («юлның бер өлеше» мәгънәсеннән), чув. (XVIII г. сүзлекләрендә) аргаç-мак – «киләп сармак» (чаг. Аркау ). Татарның төрле группаларында аргыш, аргош «парлы кунак», «кәләшне кияү өенә озатучы», «иярчен бала» һ.б. (ЗДС: 50) мәгънәләрендә очрый. XIX г. татар (крш.) этнографы Б.Г. Гаврилов удм. телендәге аргыш – «яңгыр буткасын оештыручы әби» сүзен теркәп калдырган. Гаг. телендә аркуш – «кылкубыз (скрипка) сызгысы» (аның аргыш кебек арлы-бирле йөрүеннән) һ.б.

Төрле бор. төрки дәүләтләрдә аргыш, аркыш «хәбәрче», «почта», «илче» һәм хәтта «хат» мәгънәсендә йөргән. Тайга һәм тундра зонасында як., эвенк., нен., рус һәм башка телләрдә аргыш, аркиш – «чаналы кәрван», «боланнар яисә этләр җигелгән чаналар төркеме» – үткән гасырларда бик актив кулланылган һәм хәзер дә очрый. Себер татарларында бу сүзнең «йөк күчерү урыны» мәгънәсе дә билгеле. Аргыш дигән авыл атамалары (мәс., Башкортстанның Дүртөйле районында) шул мәгънәдә.

Шунысы гаҗәп ки, шундый колоритлы тарихи сүз, күп кенә сөйләшләрдә (бигрәк тә Урал вә Себер якларында) еш кына очраса да, тат. яз. әд. теленә үтеп кермәгән. Ә бит аны «конвой», «почта», «курьер» яки «поезд» мәгънәләрендә кулланып булыр иде.

Гаврилов 1891: 96; Tezcan S., Zieme P.: 456; Donuk: 66; Аникин: 95 (шунда арытабангы әдәбият); Тимергалин: 32 (аргыш һәм аркыш сүзләрен аерып яза).



Предыдущая статья            Следующая статья