Тэтимол 2015

АРГУЫН, арғун, арбуын (Будагов I: 24; Тумашева 1992: 26–27) «оса; шершень». Бу сүз иске тат. арғуан, әрғуан «җете кызыллы-сарылы чәчәкле куак» сүзеннән булса кирәк, к. фар. (Будагов I: 29) äрғаwāн ~ гар. äрҗäwāн үсемлеге. Бу фитоним ахыр чиктә грек. archegoniun ~ лат. archegoniun «җете кызыл» сүзеннән. Әргуан сүзеннән фар. әргуани (< төр. ergumani) «кызыл шәраб» сүзе дә килә.

Бөҗәк атамасы буларак арҗуан «сарылы-кызыллы» яисә «кызыл чәчәкләр яратучан» мәгънәләреннән килә ала. Бәлки, төптә аргуан бездә бериш чәчәкле үлән булгандыр. Монда ары «бал корты» сүзенең контаминацион тәэсире бар.



Предыдущая статья            Следующая статья