Тэтимол 2015

АРАН II, әрән, әрәндә (Арсланов 1988: 73) диал. «едва, еле-еле, насилу» ~ каз. әрең, чув. аран, ком. гьаран, уйг., үзб. аранг, аз. диал. аран-саран < монг. аран, арай, як. арый id. Аз сүзе белән тамырдаш дип исәпләнә (ЭСТЯ I: 167–168; ССТМЯ I: 48). К. ш. ук Федотов I: 55; ҚТАС: 67 (күп параллельләр китерелә).



Предыдущая статья            Следующая статья