Тэтимол 2015

АРАКЫ, иск., тар. ғарақый «водка; вино, спиртное» – барлык төрки һәм күрше телләргә киң таралган бу сүз гар. теленнән дип уйланыла, ләкин төгәл генә беленми, к. гар. ‘рқ «тирләү», рах «шәраб». Чаг. ш. ук санск. gar-ah «эчемлек». Тимергалин: 31–32 (сүзнең таралуы һ.б. бәян ителә).

Чув. телендәге палаталь вариант ĕрех «аракы» кызыклы (к. ш. ук мар. äрäкä > арака id.). Федотов II: 479. Рус. арак, арака тур. Аникин: 91 (бай әдәбият күрсәтелә).

Дерив.: аракычы «аракы эчүче» ~ монг. аракчин id. Бу сүз белән гар.-фар., төр. телләре даирәсеннән алып Себергә кадәр таралган һәм рус телендә кат-кат теркәлгән (к. Аникин: 91) аракчин, аракчын «баш түбәсен генә каплый торган түбәтәй» сүзе баглы. Будагов буенча (I: 762), арақчин, ғарақчин, фар. гаракчир «эчкеченең тирен сөртү өчен» киелгән икән. Аракычы яисә аракчин сүзеннән рус. Аракчеев (дворяннар фамилиясе) килә.



Предыдущая статья            Следующая статья