Тэтимол 2015

АРА IIдиал. (кас.) «низшее сословие» ~ башк. ара «күрше-күлән, җыен», «община» (БҺҺ II: 28; Кузеев Р. Очерки исторической этнографии башкир. Уфа, 1957 һ.б.) сүзендә дә чагылыш таба. Бу сүз тат. күрше-ара, ара-тирә кушма сүзләрендә сакланган булса кирәк. Бүтән төрки телләрдән мисаллар – тув. ара (ара-албаты) «табигълар», каз. аран «хөкем, власть» (ҚТДС: 29), кырг. араан «отряд, полк» – күрсәткәнчә, бу сүз монг. телләрендәге ара, араган (күп. формасы арат < арагад) «гади халык, гаскәри бүләк» сүзе белән бердәй.

Ара I белән тамырдаш булса кирәк. Чаг. ш. ук мар. аран, äрäн «ыру, токым» (Гордеев I: 132).



Предыдущая статья            Следующая статья