Тэтимол 2015

АР «удмурт» – бор. төрки ar, ār «җирән (чәчле)» сүзеннән булса кирәк: удмуртларда җирән чәчлеләр еш очрый. Удмуртлар үзләрен ар дип атамыйлар. XIV г. әл-Гарнати Болгардан төньяктарак arw/ару халкы яшәгәнлеген язып калдырган. Ар сүзен чув. ар < әр «ир» сүзеннән дию (Федотов I: 55) бик шикле.



Предыдущая статья            Следующая статья