Тэтимол 2015

АПТЫРА-У, диал. абдыра-у (к. ТТДС I: 16–17) «растеряться; быть в недоумении; заторопиться» > чув. аптăра, мар., удм. абдура- id. < гом. төрки абдыра- id. абдыр (к. Dobr. I: 6–7) «ашыгыч» нигезеннән, бор. төрки, бор. монг. ап, аб (> тат. диал. әп) «сихер; ырым; тылсым» сүзеннән (Räsänen 1969: 22; ЭСТЯ I: 58–59). Морд. апторга- «аптырау» борынгырак төрки яңгырашны чагылдыра бугай, чаг. аңгыра- < аңгырга-, өлтерә- < өлтергә-, тинтерә- < тинтергә. К. ш. ук Абра-, Арба-, Әп.

Аптыра- фигыленең нигезе *аптыр, абдыр ничек ясалганлыгы билгесез. Чаг. ш. ук к.-балк. абызыра- «аптырау» < абызы-ра- (-ра киңәйткече).

Дерив.: аптыран-у, аптыраш-у, аптырат-у; аптыраш.



Предыдущая статья            Следующая статья