Тэтимол 2015

АПТАЛ диал. (ЗДС: 85) «блаженный, человек, делающий добро себе во вред», «сказочный персонаж, делающий обрезание тем мальчикам, о которых не позаботились родители» < гар. Абдäл легендар бер кеше исеме, абдал-мäкан «җирле, төбәктәге аптал»; «Мең дә бер кичә» әкиятләрендә – төрле кыяфәттә йөри торган герой, изге сихерче, Хызыр кебек персонаж, җирле Хуҗа Насретдин. Кр.-тат., добр. (Dobr. I: 5, гомумән Кавказ, Кара диңгез тирәләрендә киң кулланыла) abdal, aptal «дивана, мәҗнүн; диванага сабышучы», «күчмән», «бер тарикать һәм шул тарикатьтәге дәрвиш» бай деривациягә ия: апталчы; апталдай; абдаллаш-у; абдаллык һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья